«Безнең ишегалды иң уңайлысы булачак»

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексының булачак яшәүчеләре йортлар янындагы территорияне төзекләндерделәр. Алар 160 данә төрле агач һәм куак утырттылар. 

Бу микрорайонда яшәүчеләр өмәгә бик теләп килделәр. Яхшы һава торышы акциядә катнашучыларны тагын да дәртләндерде. Йортлар төзелеше өч елга сузылды һәм бөтен территория чынлыкта ташландык хәлдә иде. Әмма төзелеш эшләре яңадан торгызылганнан соң, йортлар файдалануга тапшырылырга әзер диярлек, агач утырту һәм мәйданчыкларны яшелләндерү өчен вакыт җитте, дигән карарга килделәр.
-Без территорияне, ниһаять, тәртипкә китерә алуыбызга бик шат һәм канәгать. Хәрәкәт башланды, йортлар төзелә. Бу өмә безнең өчен бәйрәм кебек, - дип үз кәефе белән уртаклашты Наталья Торощина.
Яңа төзелеш компаниясе үз өстенә алган дүрт йорт бизәү эшләренә әзер инде. Ике йортта буяуларга әзерлек эшләре бара, ә ике йорт тулысынча тәмамлану стадиясендә. Анда хәзер обойлар ябыштыралар, ламинат җәяләр. Фатирларда индивидуаль җылыту өчен казаннар урнаштырылган. Якын арада газ үткәрергә планлаштыралар.

Район үзәгендә Көзге урман утырту кысаларында 6155 төп үсенте утыртылды. Шулардан 1,5 метр биеклектәге 4855 агач һәм 3 метр озынлыкта 1300 төп агач. Булачак аллея территориясендә ТАССРның 100 еллыгына мәдәният бүлеге һәм мәгариф бүлеге коллективлары 3000 нән артык чыршы утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International