Мунча, сауна, сәламәтләндерү комплекслары, йөзү бассейннары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә үткәрү турында.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мунча, сауна, сәламәтләндерү комплекслары, йөзү бассейннары хезмәтләре күрсәтүче оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә үткәрү турында хәбәр итә.

Семинар барышында мунчаларда, сауналарда, сәламәтләндерү комплексларында һәм йөзү бассейннарында көнкүреш һәм сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеген тормышка ашырганда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен үтәү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International