Питрәчлеләр "ГЕРОЙЛАРНЫҢ НАКАЗЫНА ТУГРЫ!» патриотик интернет-конкурста катнаша ала

2019 елның 8 ноябре, җомга

Конкурс патриотлыкны пропагандалаучы Бөек Ватан сугышы геройларының наказын үтәү буенча иң яхшы эшләрне ачыклау, бүләкләү һәм таратуга юнәлтелгән.

Аны Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Хәрби дан шәһәрләре һәм Герой-шәһәрләр берлеге ярдәмендә «Звезда» Бөек Ватан сугышында катнашучылар Советлар Союзы геройларына ярдәм итү фонды оештыра.
Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Гаризалар 2020 елның 15 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
nakaz-concurs@fond-zvezda.ru.
Конкурска патриотик тематикага багышланган видеоматериаллар, фоторәсемнәр һәм иншалар кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин www.fond-zvezda.ru.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 4 маенда Мәскәүдә Поклонная тавында Үзәк Бөек Ватан сугышы музееның дан залында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International