Питрәч якташлыгы җәмгыятенең "Геройны хәтерлә" проекты субсидиягә сертификат алды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Сертификатларны тапшыру Казанда "Бердәм Россия" партиясенең хисап конференциясе кысаларында узды.

Аларны социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча грант конкурсында җиңүчеләргә тапшырдылар.

Питрәч якташлыгы җәмгыятенең "Геройны хәтерлә" проекты җиңүчеләрнең берсе булды. Проектның кульминациясе Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның Әлбәдән авылында "Әлбәдән" хәрби уеннары" икенче фестивален үткәрү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International