Мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты кысаларында төзелде.
- Бина төзелешенә узган елның ноябрендә керештек. Әлеге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр саны буенча районда иң зурысы булачак. Бина заманча, инновацион, икенче катка лифт белән җиһазландырылган, видеокамералар, сигнализация белән җиһазландырылган, балалар бакчасы территориясе иркен, төзекләндерелгән. Биредә балаларыбызны үстерү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
.jpg)