Бассейн, теннис корты... хыял түгел, ә мәктәп

2019 елның 15 ноябре, җомга

Быел төп тема — РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 12 милли проектны гамәлгә ашыру.

Безнең республика барлык юнәлешләрдә дә актив эшли. Районда 7 милли проект кысаларында тормышка ашырыла торган 10 объект Питрәч муниципаль районы Советы депутатлары контролендә.  "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында "Царево утары" торак комплексы территориясендә яңа зур мәктәп төзелә. Ә «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә Званка авылында яңа күп функцияле үзәк төзелеше тәмамланып килә, анда хәзер бизәкләү эшләре бара.

Званка авылында мәдәни-ял итү үзәге төзелеше бик кыска срокларда тормышка ашырылган. Эшләрне җәй көне башладык, ә көз башына бина төзеп өлгердек. Клуб бер катлы, әмма зур, объектның мәйданы-350 квадрат метр. Төзүчеләр кирпеч өеп, түбәне урнаштырганнан соң электриканы монтажлау эшләренә керештеләр. Агынты торбалар, төтен юллары, пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелган.
Киләчәктә клубка китапханә, шулай ук төрле иҗади түгәрәкләр урнаштырырга планлаштыралар. Төзүчеләр бизәү эшләрен озакка сузмаса, биредә инде төрле мәдәни һәм күңел ачу программалары да сәхнәгә күтәреләчәк.
Ә «Царево утары» торак комплексы территориясендә яңа мәктәп төзү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аны ярты ел элек, апрель аенда төзи башлаганнар. Мәктәпне 2020 елның сентябрендә ачарга планлаштыралар.
- Белем көнендә биредә беренче кыңгырау чыңларга тиеш. Шуңа күрә без тулы көчкә эшлибез. Объектны июль ахырында ук тапшырырга ниятлиләр. Җәй уртасына җиһазларны монтажлый башлау, җиһазлар кайтару өчен бик кыска вакыт билгеләдек. Бүгенге көндә 110 артык кеше төзелештә катнаша. Мәктәп бик зур. Мондый масштабтагы белем бирү учреждениеләре Казанда да алай ук күп түгел. Безнең прораблар объектның барлык нечкәлекләрен алдан ук өйрәнгәннәр, шуңа күрә әлегә без нинди дә булса кыенлыкларга юлыкмадык. Финанслау да вакытында, - дип сөйләде төзелеш компаниясенең баш инженеры Искәндәр Насыйров.
Чыннан да, әлеге бинаның проекты уникаль һәм безнең районда мондый мәктәп юк иде әле дип әйтеп була. Ул 1224 урынга исәпләнгән. Традицион уку кабинетларыннан һәм спорт залларыннан тыш, проект буенча зур актлар залы, ике бассейн, төрле спорт төрләре өчен мәйданчыклар, теннис корты һәм ике лифт каралган, аларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен махсус урнаштырылачак.
Монолит эшләр тәмамланган, диварларны кирпеч белән салу да ахырына якынлаша. Беренче катларда гипсокартон корылмалар урнаштырыла башлады. Эшчеләр Яңа ел бәйрәмнәренә тәрәзәләр урнаштырырга һәм түбәне монтажлау эшләрен тулысынча төгәлләргә өметләнә. Ә гыйнвардан ук барлык эчке отделка эшләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International