Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Питрәч РҮХ" ДАСУ белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «өлкән буын» проектын - «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында районның медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.
2019 елның 13 ноябрендә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге чираттагы тапкыр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә алып килеп озатуны оештырды. Илтү тәртибе хөкүмәт тарафыннан «Демография» милли проекты кысаларында «өлкән буын» программасын тормышка ашыру максатыннан расланган.
Көн саен район үзәк хастаханәсенә, ФАПларны һәм амбулаторияләрене 12дән 20гә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарны, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үтү өчен китерәләр. Медицина учреждениеләрендә аларга чиратсыз хезмәт күрсәтелә.
— Без кешеләрне поликлиникага алып барып кына калмыйбыз. Шәфкать туташлары бер төркем өлкән яшьтәге гражданнарны хастаханәдә озата бара. Пациентлар белгечләрдә бөтен кирәкле скринингларны һәм тикшерүләрне уза. Кирәк булганда һәм табиб билгеләве буенча без, теге яки бу авырулар ачыкланса, тикшерүне тәмамлау, тар белгеч консультациясен алу өчен, бер үк кешене берничә тапкыр озата бара алабыз. Районда халыкка медицина ярдәме алай ук уңайлы булмаган ерак торак пунктлар бар. Һичшиксез, бу программа безгә өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу авыр тормыш хәлендә булган кешеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк, Без аларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәкъдим итә алабыз,— дип сөйләде «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Э.И. Хәйруллина.
2019 елның сентябрь һәм октябрь айларында диспансеризация һәм медицина күзәтүләрен узу өчен Питрәч, Надеждино, Олан Иле, Шәле, Богородский, Пимәр, Иске Шигали, Кощаково, Званка, Көек, Шихазда, Кибәк Иле, Пановка, Екатериновка, Янсуар, Тугаш, Арышхазда, Колай һәм башка торак пунктлардан 815 өлкән яшьтәге граждан медицина оешмаларына китерелде. Ноябрьдә бу мөмкинлектән 367 өлкән буын вәкиле файдаланачак. Барлыгы 2019 елда бу мөмкинлек 1344 өлкән яшьтәге гражданны колачлаячак.