Питрәчтә районның дини конфессияләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Хакимиятнең зур залында православие һәм мөселман руханилары вәкилләре җыелды.

Әлеге очрашу халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Киңәшмә кысаларында кайбер актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Биредә дини объектларның террорчылыкка каршы якланышы, янгын сүндерү һәм санитар-эпидемиологик иминлеге турында сөйләштеләр.

Дини конфессияләр вәкилләре мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән чиркәүләрне һәм мәчетләрне реконструкцияләү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Районда мондый объектлар ике. Бу - 1775 елгы Шәле авылы мәчете һәм Аркатау авылындагы чиркәү. Әмма яңа ачыкланган, әмма әлегә реестрга кертелмәгән объектлар да бар. Район башлыгы Илһам Кашапов бу мәсьәләне тиешле хезмәтләргә өйрәнергә һәм киләсе очрашуга тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Сүз уңаеннан, мондый уртак киңәйтелгән очрашулар ярты елга бер тапкыр булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International