Питрәч районы янгын күзәтчелеге хәбәр итә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Питрәч районының янгын күзәтчелеге хәбәр итә, якын көннәрдә метеорология хезмәте фаразлары буенча салкынаю көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, җылыту һәм җылылык приборларын, җиһазларын (электр җылыткычлары, мичләр) кулланганда уяулык һәм саклык күрсәтү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Күрсәтелгән приборларны эксплуатацияли башлаганчы аларның техник торышына ревизия үткәрегез.

Техник яктан төзек булмаган приборларны кулланмагыз.

Кече яшьтәге балаларны, өлкән яшьтәгеләрне һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны бер генә өйдә караучысыз калдырмагыз.

Янгынны вакытында ачыклау өчен, үз торагыгызны автоном янгын белдерүчеләр белән җиһазландырыгыз.

Янгын килеп чыккан очракта, аны башлангыч этапта бетерү мөмкинлеге булса, ут сүндергеч сатып алыгыз.

Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгып китмәгез!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International