Бөтенроссия наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит" акциясе кысаларында Яшьләр үзәгендә укучылар һәм студентлар белән профилактик әңгәмә узды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бөтенроссия наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит" акциясе кысаларында Яшьләр үзәгендә Ленино-Кокушкино урта мәктәбе укучылары һәм  П.В. Дементьева ис. колледж филиалы студентлары белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Очрашу барышында балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор А.А. Дементьева һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Л. А. Мышева яшүсмерләргә яшь организмга наркотик матдәләрнең зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә законсыз гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы, шулай ук психоактив матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International