Татарстан Росреестры-чын команда!

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе IV Хәйрия фестивале үткәрде

Бу шимбәдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре арасында ведомствоның 10 еллыгына багышланган IV республика хәйрия иҗат фестивале булып узды. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт уку-методик үзәгенең концертлар залында аншлаг булды! Фестивальдә булган күпсанлы фикерләр буенча, бу фестиваль тарихында иң зур һәм искиткеч чара булды.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Галимҗан улы Җаббаров та әлеге чараны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады. Идарә хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул коллективны истәлекле дата белән котлады.  «Бер көн кебек үткән 10 ел эчендә Татарстан Росреестры коллективы тарафыннан бик зур эш башкарылды, һәм без куелган бурычларны тиешенчә үтәдек. Безнең эшебез иң югары дәрәҗәдә – Росреестр җитәкчелеге дә, Татарстан Республикасы да билгеләп үтте. Болар барысы да бердәм һөнәри һәм иҗади коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Фестивальне үткәрү традициясе, аның төп максаты – хәйриячелек һәм коллективның бердәмлеге - һичшиксез дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Азат Галимҗан улы Җәббаров.  

Шулай ук фестиваль кысаларында идарәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Фестиваль Татарстан Росреестрының 10 еллыгына махсус язылган җыр премьерасы белән тәмамланды.

Бәйрәм тәмамланды, әмма ул йөрәкләрдә озак сакланыр!

Исегезгә төшерәбез, барлык җыелган акчаларга Казан шәһәренең шефлыкка алынган балалар учреждениеләре өчен яңа ел бүләкләре сатып алыначак.

 

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International