Питрәч районы фестивальләре кабат Россиядә иң яхшылар арасында

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

"Russian Event Awards 2019" вакыйгалар туризмы өлкәсендә Милли премиянең финалы узды. Питрәч фестивальләре кабат дипломнар белән бүләкләнде.

"Russian Event Awards 2019" вакыйгалар туризмы өлкәсендә Милли премиянең Бөтенроссия финалында "Әлбәдән" хәрби уеннары " фестивале «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә 2 нче урынны алды. Ә «Скорлупина» фестивале "Авыл һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга" номинациясендә 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International