Питрәч районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган айлык башланды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Питрәч районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган айлык кысаларында чараларга старт бирелде.

Бу эштә коррупциягә каршы белем бирү һәм пропагандалауга зур роль бирелә.  Шулай итеп, районда «Антикор ликбез» проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында район башлыгының мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләре хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, эшмәкәрләр, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулары планлаштырылган.

Бүген район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.Урысова мәктәп директорлары һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәсендә районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә 2019 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International