Әюп Зиннәтулла улы Зиннәтуллин үзенең туксан яшьлеген билгеләп үтте. Бу күркәм юбилеен ул гаиләсе - балалары, оныклары, туганнарын һәм якыннары белән каршы алды.
Кызганычка каршы, алар арасында моннан 5 ел элек вафат булган хатыны юк иде. Аның белән 66 ел тату гомер кичерәләр, өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Юбиляр үзе сугыш вакытында атта җир сөргән, укырга яраткан. Кечкенәдән колхозда учетчик булып эшли. Биш ел диңгез флотында хезмәт итә. Өйгә кайткач, Татар Тау Иленә Чистай техникумына укырга керә. Үз һөнәренә тугры калып, пенсиягә кадәр өлкән хисапчы, баш инженер булып эшләгән. Юбилярны котларга район хакимияте вәкилләре дә килгән иде, алар аңа район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләкләр, шулай ук Россия Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар.