Россия цифрлы эфир телевидениесенә тулысынча күчте.
Шул ук вакытта иске телевизор хуҗаларына махсус цифрлы приставка сатып алырга кирәк иде. Аз керемле гражданнарга аларны сатып алганда компенсация каралган иде.
Компенсацияләр өч һәм аннан да күбрәк балалы, шул исәптән тәрбиягә бала алган, 18 яшькә кадәрге инвалид балалары булган, ТР Министрлар Кабинетының 17.12.2004 ел, №542 карары нигезендә бирелә торган балага айлык пособие алучы гаиләләргә, шулай ук 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә) бирелә, аларның җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмый.
Компенсацияләр фактик бәя күләмендә бирелә, әмма бер мең сумнан да артмый.
Документларны кабул итү һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне гражданинның яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең территориаль бүлеге гамәлгә ашыра. Компенсацияләр билгеләү өчен документлар пакеты белән гаризаны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.
"Электрон бердәй исемле социаль йөрү билеты" алу өчен питрәчлеләр паспорт белән компенсация түләүләре (социаль яклау) бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар
Питрәч авылы, Совет ур., 20
8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр. – Дүш.,сиш.,пнҗ. җом.
төшке аш вакыты: 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.
8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.- чәр.
телефоннар: 3-00-15,3 -02-69