Татарстан Республикасы Питрәч районының Богородский, Көек, Царево һәм Питрәч авылларында 2020 елда балалар бакчалары төзү планлаштырыла. Татар Тау Иле һәм Иске Шигали авыллары балалар бакчалары ныклап төзекләндереләчәк.
Бу хакта хакимиятнең зур залында узган район Советы утырышында билгеле булды. 2020 елга һәм алдагы 2021, 2022 елларга районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турындагы мәсьәлә фикер алышуның төп темаларының берсе булды. Район бюджеты проекты үз керемнәренә, шулай ук республика бюджетыннан субсидияләр алуга юнәлдерелгән.
Район үзәгендә мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк, «Социаль ипотека» программасы буенча торак төзелеше дәвам итәчәк – Питрәчтә күп фатирлы торак йорт барлыкка киләчәк. Иске Шигали, Карповка, Надеждино авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк, Пимәр һәм Надеждино авылларында яңа КФҮ, ә Татар Тау Илендә – җирле авыл советы өчен яңа бина төзеләчәк.
.jpg)
Званкада универсаль спорт мәйданчыгы, Колайда һәм Надеждинода яңа блок-модульле пунктлар төзеләчәк.
Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощаково һәм Пановка авылларында күп фатирлы йортлар ныклап төзекләндереләчәк. Кибәк Иле авылы мәдәният йортына да, Кәвәл авыл советына да ремонт булачак. Кибәч, Кәвәл, Күн, Керәшен Сәрдәсе, Питрәч, Көек, Шәле авылларында су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм урамнарны яктырту челтәрләрен реконструкцияләү дәвам итәчәк.
Агымдагы елда районда 21 социаль программа буенча проектлар гамәлгә ашырылды.