Россиядә авыл территориясен үстерү стратегиясен Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов 9 илне – Әзербайҗан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Молдавия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясен җыйган Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең парламентара Ассамблеясында Татарстанны тәкъдим итте.
Татарстанның Питрәч районы мисалында авыл территориясен тотрыклы үстерү моделе Россиянең иң яхшы тәҗрибәсе буларак "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" түгәрәк өстәлендә каралды, аның кысаларында авыл территорияләрен тотрыклы үстерү, закон чыгару аспектлары, авыл яшәү рәвешен популярлаштыру һәм территорияләрне үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар.
Бүген Россия авыллары буш тора: ел саен авылдан 200 мең кеше китә. Питрәч районы халыкка яшәү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырса, хәлне үзгәртергә мөмкин икәнлеген раслады. Беренче чиратта, хакимият уңайлы һәм арзан торак төзүгә басым ясады. 4 ел эчендә районда 575 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, нәтиҗәдә, район халкы 11,3 мең кешегә – 43,7 мең кешегә кадәр арткан.
.jpg)