2019 елның 27 ноябрендә "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Чараны бөтен эш көне дәвамында 8: 00 дән 15: 30 сәгатькә кадәр тәнәфессез, консультантларның алмаш составы белән үткәрү планлаштырыла:

- "Бердәм РОССИЯ" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә

 - Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International