«Армиягә чакыру кампаниясе эшендә коррупцион күренешләрне кисәтү»

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районы хәрби комиссариатында хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән «Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясендә коррупция күренешләрен кисәтү»темасына түгәрәк өстәл узды. Чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. Урысова катнашында халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган  Коррупциягә каршы марафон айлыгы кысаларында үткәрелде.

«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасында һәм шулай ук муниципаль программада аерым 9.11 пункты бар. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында коррупциягә каршы тору комиссияләренең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, шул исәптән аларның эшчәнлегенә җәмәгатьчелек вәкилләрен җәлеп итү юлы белән дә. Чарада әлеге пунктның үтәлеше, шулай ук Питрәч районында 2019 елда коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе утырышлары җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында уздырыла, моннан тыш, алар хәрби частьләрдә булу буенча район делегациясе эшендә катнаша, чакыру комиссиясе эшенә карата шелтәләр юк һәм бу уңай тәҗрибәне дәвам итәргә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International