Бизнеска ярдәм итү чаралары арасы бер селтәм? Мондый хәл ФАСТРЕК.РФ порталы ярдәмендә мөмкин булды!

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

ФАСТРЕК.РФ — ул Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен махсус эшләнгән онлайн-мәйданчык.

Портал ярдәмендә һәр эшмәкәрнең «бердәм тәрәзә» форматы аша ярдәм чараларына тиз арада керү мөмкинлеге булачак. Барлык документлар пакетын һәм гаризаны ФАСТРЕК.РФ сайтында электрон форматта җибәрергә мөмкин

Портал ярдәмендә ярдәм чараларын алу 2 тапкыр тизрәк, ә гаризаны карау статусын шәхси кабинетта онлайн режимда күзәтергә мөмкин. Һәм бу бизнесны киңәйтүгә басым ясау өчен вакытлы чыгымнарны оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Россия өчен уникаль корал ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан «бердәм тәрәзә» форматы аша финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларына бизнесның үтемлелеген гадиләштерү өчен кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.

2019 ел ахырына кадәр ФАСТРЕК.РФ аша Татарстанда эшмәкәрләр арасында иң популяр ярдәм чараларын алырга мөмкин булачак, 2020 ел дәвамында порталга ТР территориясендә гамәлдә булган эшмәкәрләргә 40 тан артык ярдәм чарасы өстәләчәк.

ФАСТТРЕК. РФ — ул Сезнең вакытны бәяли торган продукт!⠀
www.фасттрек.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International