Безнең районның һәр авылында үзара салым программасы буенча нидер эшләргә өлгергәннәр инде: кайдадыр юлларны ремонтлаганнар, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту системаларын яңартканнар, яңа күперләр төзегәннәр, һәйкәлләрне, чишмәләрне, зиратларны һәм башкаларны төзекләндергәннәр.
Районда үзара салым программасы 2015 елда старт алды. Бу чорда әлеге программа буенча гражданнардан алынган бөтен район буенча гомуми сумма егерме миллион сумга якын тәшкил иткән. Республика бюджеты хисабына бу сумма дүрт тапкыр арттырылган. Питрәчлеләр 2017 елда иң күп акча җыйган – 5 миллион 970 мең сум. Быел халык активрак булып чыкты, акчаларның гомуми күләме дүрт миллион сумнан бераз гына артык тәшкил итте. Финанслашуны да исәпкә алып, муниципалитет егерме миллион сумга якын акча алачак. Акча салу өчен иң популяр юнәлешләр булып юл эшләре, җирлек территорияләрен төзекләндерү, су белән тәэмин итү, зиратларны төзекләндерү һәм карап тоту кала. Үзара салым программасында Иң актив катнашучылар - Кибәч, Күн, Надеждино, Татар Казасы, Чыты һәм Янсуар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр.
1 декабрьдә үзара салым кертү буенча референдум Шәле авыл җирлегендә, ә 8 декабрьдә Питрәч авыл җирлегендә узачак.