Съезд 23 ноябрьдә Мәскәүдә узды.
«Партия форумы» кысаларында 2020 елга «Бердәм Россия» нең бурычлары һәм векторлары билгеләнде, шулай ук Үзәк һәм җитәкче органнарда кадрлар үзгәрешләре расланды.
Съезд Дәүләт Думасына 2021 елда сайлау кампаниясенә әзерлек һәм узган сайлауларның нәтиҗәләрен бәяләүгә багышланган иде.
Съезд делегатлары алдында Владимир Путин чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы партия һәм ил алдында торган актуаль бурычларны белдерде. Россия Президенты партиядәшләрне ил, төбәк, муниципалитет алдында торган мөһим проблемаларны активрак хәл итәргә чакырды.
Путин ассызыклаганча, Партия барлык мөһим мәсьәләләр буенча да үз позициясенә ия булырга тиеш. «Зур түрә булса да, Партия түрә фикере белән килешергә тиеш түгел. Партия түрәләрнең күрмәвен күрергә, алга барырга һәм карарларга ирешергә тиеш!", – диде Владимир Путин.
.jpg)