Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрү турында

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2019 елдан башлап 01.12.2019 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843)2389854 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. 

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне, агымдагы елда «Тукта ВИЧ/СПИД»Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу дата ел саен ВИЧ-йогышы турында искә төшерә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларның дискриминациясенә юл куймаска чакыра.

2019 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең барлыгы 24756 очрагы теркәлгән, аларның 6635 е үлгән.

ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәбендә тора. Республика халкының ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечтән 2 тапкыр түбәнрәк (0,6%). 

 Татарстан Республикасында 18-29 яшьлек яшүсмерләр һәм затлар арасында ВИЧ-йогышы очраклары теркәлүне дәвам итә. Яшьләр арасында ВИЧ-инфекцияне йоктыруның төп сәбәбе-наркотик препаратларны куллану һәм (яки) рисклы сексуаль тормыш алып бару.  

ВИЧ-инфекциягә лаборатор тест кына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

ВИЧка тест узу тәртибе турында, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү гамәлгә ашырыла торган медицина оешмалары адресларында халыкны планлы диспансерлаштыру чикләрендә белергә була.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен кешене үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ел саен ВИЧ-инфекциягә ирекле тикшерү үтәргә чакыра.

Шулай ук Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге тарафыннан күрсәтелгән чорда 8 800 555 49 43 телефоны буенча ВИЧ-инфекция проблемасы буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Кирәкле мәгълүматны шулай ук «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм интернет-ресурслардан алырга мөмкин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International