«Кайгырту» үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узган

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган «Барысы да әнидән башлана» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырганнар.

Социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова үз чыгышын: "Хезмәтегез өчен рәхмәт! "Сезнең алда баш иябез, кадерле әниләребез!"  һәм бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Чара барышында әниләр турында җырлар башкарылды, барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. «Әниемә комплимент», «Әни нәрсә диде» дигән төрле конкурслар күңелле үтте. Шулай ук барлык катнашучылар да бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия заряды һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Чара ахырында һәр әни истәлекле бүләк алды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Әниләр күтәренке кәеф  өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International