Питрәч районы Күн авылында яшәүче Гөлҗәүһәр Дәминова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Аның өч баласы, тугыз оныгы, сигез оныкчыгы һәм ике оныкчыкларының баласы бар.

Гөлҗәүһәр Гатаулла кызы ялгызы яшәсә дә, ул туган көнен уртанчы кызы Кәримәдә бәйрәм итте. Барлык туганнары да үз эшләрен калдырып, әби янына кунакка килгән. Алар гаиләнең иң өлкән һәм хөрмәтле әгъзасын 90 яшьлек юбилее белән котладылар, бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Котлауларга район Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин, Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, шулай ук «Кайгырту» социаль үзәге директоры Эльвира Хәйруллина да кушылдылар. Алар аңа район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси хатын тапшырдылар.
Озын гомерле ханымның тормышы һәм язмышы турында тулырак «Алга» район газетасының яңа саннарының берсендә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International