2012 елның 2 ноябрендәге Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» № 73-ТРЗ һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында 2019 елның 4 декабрендә 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча («Восхождение «инвалидларны тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе) I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара планлаштырылган.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,, һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнаша