Яшьләр һәм укучылар белән коррупциягә каршы эш һәм «2015 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чараларының 2019 елда үтәлеше йомгаклары 3 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, мәдәният өлкәсе һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән очрашуда фикер алышу предметы булып торды.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. Урысова мәдәният хезмәткәрләрен һәм китапханәчеләрне профилактик эштә актив тормыш позицияләре өчен мактады, агымдагы елның 9 аенда авыл клубларында, мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә коррупциягә каршы юнәлештәге 92 чара үткәрелүен билгеләп үтте. Районда коррупциягә каршы марафон кысаларында тагын 49 төр профилактик чараларның планлаштырылган.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук үткәрелгән чаралар турында халыкка күбрәк мәгълүмат бирергә, яшьләрне ачык һәм намуслы булырга өйрәтергә кирәк дигән бердәм фикер белдерделәр.
Шулай ук әлеге өлкә хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу мәсьәләләре дә каралды.
(1).jpg)