Шәлелеләр авылны төзекләндерүгә ярдәм итү турында карар кабул иттеләр

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Шәле авылында яшәүчеләр ел саен үзара салым буенча республика программасында актив катнашалар. Быел биредә 2450 метр юл ремонтланды.

 Быел референдумда халык янә үзара салым кертүне хуплады.

«Халыкның 1 сумына  дәүләттән 4 сум» республика программасының гади формуласы яхшы нәтиҗәләр бирә. Монда схема гади һәм отышлы, ә иң мөһиме - инде сыналган. Программа эшләгән елларда авылларыбыз сизелерлек үзгәрде.
- Үзара салым программасында без 2014 елдан бирле катнашабыз. Беренче елда без өч миллион сумнан артык акча үзләштердек. Бу акчага яңа зират коймаланган һәм 317 светодиодлы энергия саклаучы лампаларга 130 фонарь яктырткыч алыштырылган. Соңгы өч елда биш миллион сумнан артык акча җыелды, без аларны бистә эчендәге юлларны ремонтлауга кертергә булдык. Бүгенге көндә алты километрдан артык юл полотносы салынды инде. Киләсе елда без бу эшне дәвам итәчәкбез, - дип сөйләде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.
- Элек безнең урамнар буйлап резин итекләрсез үтеп булмый иде, ә хәзер, күрегез, барысы да ботинка һәм туфлиларда йөри. Нәтиҗәсе күз алдында. Шуңа күрә бу программаны хупларга кирәк, - диде авыл кешесе Исмәгыйль Шаһвәлиев.
Үзара салым иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә генә түгел, авыллардагы хәлләрнең торышына битараф булмауны да тәрбияли.
Бу якшәмбедә, 8 декабрьдә, Питрәч авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узачак.  Ул үткән дип табылыр өчен анда җирлек халкының 50 проценты һәм бер кеше катнашырга кирәк. Быел халык "РИЗА" дип тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар төзүгә, Олан Иле авылында яңа балалар мәйданчыгына һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар. Шихазда авылы зиратына кадәр юл яңартылачак.
Тавш бирү көнендә, гадәттәгечә, 5 сайлау участогы эшләячәк: "Питрәч-Арена» боз сараенда, беренче һәм икенче мәктәп биналарында, район мәдәният йортында һәм «Батыр» мәдәният-спорт комплексында. Тавыш бирергә 7: 00 дән 20: 00 гә кадәр мөмкин .
Исегездә тотыгыз, сез авылыгыз үсешендә яңа үзгәреш өчен, анда яшәү уңайлырак һәм җайлы булсын өчен тавыш бирәсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International