4 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Питрәч муниципаль районы администрациясе бинасының кече залында муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре җыелды.
«Коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм таләпләрне үтәү һәм оешмаларда коррупцияне кисәтү чаралары турында» темасына район Советының оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече Ю.Зарипова чыгыш ясады.
Мәнфәгатьләр каршылыгы буенча коррупциягә каршы ликбезны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.Урысова да үткәрде, шулай ук катнашучыларны 2019 елда коррупциягә каршы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елда «Татарстан Республикасында халык фикерен өйрәнү» социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Очрашу барышында муниципаль хезмәткәрләр коррупциягә каршы законнарны белү буенча тест үттеләр.
(1).jpg)