Питрәч районының Көек бистәсендә «Яшьлек» торак комплексы төзелеше өч ел элек башланган иде. Йортларны 2016 елның маенда тапшырырга ниятләсәләр дә, әлеге вакытка төзүче («Стройком» ҖЧҖ) үз йөкләмәләрен үтәмәгән. Ул аларны соңрак та үтәмәде. Бу җәйдә алданган өлешчеләр йортларын төзеп бетерергә «Бриз»төзелеш компаниясе алынган.
- Күптән көтелгән вакыт җитте, беренче ике йортны тапшырдык, хәзер фатирларны файдалануга тапшыру бара. Калган ике йорт быел да тапшырылачак. Әлеге объектны тәмамлау өчен республика хакимияте һәм җирле хакимият тарафыннан да зур эш башкарылды, - дип билгеләп үтте «Бриз» СК җитәкчесе Андрей Беляков.
- Бу көнгә юл авыр һәм озак булды, күз яшьләре дә, өметсезлекләр дә булды. Әмма без тукталмадык, уртак карарлар белән эшләдек. Сезнең йортларда хәзер гомерлеккә шатлык яшәсен, - диде Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.
- Көттек! Без сезгә чын күңелебездән рәхмәтлебез,-дип мөрәҗәгать итте кунакларга яңа йортта яшәүчеләр исеменнән Асия Ворожейкина, яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы вакытында күз яшьләрен сөртеп.
Яңа фатирларда яшәүчеләр барлык кунакларга да шигырь юллары багышладылар һәм аларга төзелеш каскалары бүләк иттеләр. Кунаклар да Ворожейкиннар гаиләсен кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр.
- Бүген мине шатлык һәм рәхмәт хисләре белән тулыландыралар. Тормышыбызда булган һәр нәрсә очраклы түгел. Мине һәрчак шундый сынауларның ни өчен бирелүе турындагы сорау борчый. Төзелешне туктаттылар, җәй көне, өметсезләнеп, без биредә палаткалы лагерь булдырдык, һәм монда мин булачак күршеләрем белән якыннан таныштым. Монда без дуслаштык, күршелек рухын ныгыттык. Сынаулар чын дуслар табу өчен булган икән. Хәзер без микрорайоныбыз иң матур һәм чәчәк атсын өчен бар көчебезне куячакбыз, - дип сөйләде «Яшьлек» микрорайонында яшәүче тагын бер ханым Рана Хәлимуллина.