Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре Кирилл Спичков һәм Ильяс Зубаеров Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында узган «ИЛҺАМИЯТ» халыкара конкурсында катнаштылар.
«ИЛҺАМИЯТ» халыкара сөйләм һәм вокаль сәнгате фестиваль-конкурсы артист Илһам Шакиров истәлегенә багышланган һәм ул беренче тапкыр үткәрелә.
Вокал номинациясендә Ильяс Зубаеров I дәрәҗә лауреат, ә Кирилл Спичков III дәрәҗә лауреат булды.
Вокал конкурсында барлыгы 500 дән артык кеше катнашты. Иҗат җитәкчесе Альберт Хәммәдиев.