Марзия Шәриповага бүген 90 яшь тулды.
Традиция буенча район җитәкчелеге аны бу шатлыклы вакыйга белән котлады. Ханымга район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.