Кроссфит һәм хәзерге заман кылыч көрәше буенча Питрәч тренеры Александр Буздалов спорт залын төзекләндерү буенча үз фикерен белдерде һәм 30 мең сум акча отты. Акчаны балалар өчен махсуслаштырылган амуниция сатып алуга тотарга планлаштыра.
«Инициативалар картасы» конкурсы Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы ярдәмендә үткәрелә һәм республикабыз гражданнарының социаль инициативаларына ярдәм итү өчен оештырылган. Ул интерактив мәйданчыкта уза, анда теләге булган һәркем үз идеясе белән килә ала. Интернеттан файдаланучы һәр кеше катнашучыга ярдәм итә ала.
.png)