Паспортыңны яшьтән сакла!

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Хакимият залында тантаналы шартларда сигез яшь питрәчлеләргә беренче тапкыр паспорт тапшырылды.  Балалар район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина һәм «Патриот» республика үзәгенең методик бүлек җитәкчесе Евгений Ефимов кулыннан истәлекле документлар алдылар.
- Россия Федерациясе гражданины исемен намус һәм горурлык белән йөртегез. Сез үз Ватаныгызның лаеклы патриотлары булырсыз дип ышанам. Паспортларны саклагыз, аларны югалтмагыз. Беренче чорда барлык эшләрдә дә әти - әниләр белән киңәшләшегез, - диде Илһам Кашапов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International