Бүген Питрәчкә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде.
Хезмәттәшләре белән бергә ул Кощаково мәктәбендә, «Шатлык» приютында һәм Ленино - Кокушкино авылында профессиональ техникумда булды. Визит программасына җирле гражданнарны район башлыгы Илһам Кашапов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова белән бергә кабул итү дә кергән иде. Анда район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, суд приставлары, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Пенсия фонды, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
- Мондый сәфәрләр - ул безнең традицион эш формасы. Без үз кабинетларыбызда гына утырмыйбыз. Без нәкъ менә районнарда эшлибез, чөнки бу юнәлешне бик мөһим һәм перспективалы дип саныйбыз. Урыннардагы проблемаларны аңламый торып, бала хокукларын яклау буенча нинди дә булса эшчәнлек алып бару мөмкин түгел. Һәр районда гражданнарны кабул итү үткәрәбез һәм кешеләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырабыз, - дип сөйләде Гүзәл Любисовна.
Эш сәфәре ахырында Гүзәл Удачина балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында катнашачак.