Казанда "Мир" кинотеатрында муниципаль кино учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары белән киңәшмә узды.
«ТАТАРКИНО» кинопрокаты һәм кино күрсәтү буенча директор урынбасары Рәис Садриев ел йомгаклары һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.
Шуннан соң республиканың берничә районыннан килгән җитәкчеләр һәм методистлар үз проектлары белән чыгыш ясадылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Чара ахырында кино тармагының иң яхшы учреждениеләре дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Питрәчнең кино хезмәткәрләре «Иң яхшы муниципаль цифрлы кино залы» номинациясендә беренче урын өчен диплом алдылар.