2019 елның 19 декабренә һава торышы фаразы

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 19 декабрьдә көнбатыш районнардан башлап кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, урыны белән көчле. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә. 

Болытлы һава, төнлә аязучан.

Төнлә бераз кар, юеш кар, иртән-көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән буран, томан, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 8-13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3, максималь көндез +1..+3.          

Юлларда урыны белән көчле бозлавык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International