18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концертлар залында “2019 ел спортчысы” дигән тантаналы чара узды. Бу премиядә җиңүчеләр арасында - Питрәч районы. Без “ГТО лидеры” номинациясендә беренче булдык. Узган елда спортта зур уңышларга ирешкән барлык атлетларны котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь - Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, ТР спорт министры Владимир Леонов, шулай ук бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган Россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.