ТР Төзелеш министрлыгы Питрәч журналистларын дипломнар белән бүләкләде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

"Питрәч" телеканалы һәм «Вперед» газетасы редакциясе журналистлары ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгыннан «Халык тану» конкурсында «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында иң яхшы басма материал» номинациясендә җиңделәр.

Бу бәйге ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган программаларны яктыртуда турыдан-туры катнашкан журналистлар арасында үткәрелә.
Тантаналы шартларда дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турындагы иң яхшы сюжет өчен дипломны "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы-Питрәч-информ "баш мөхәррир урынбасары Гөлшат Куделькинага тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International