Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы җирлекләре башлыкларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы съезды алдыннан республика муниципалитетлары арасында смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva яңа автомобильләре ачкычларын тапшырды. Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта узды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Питрәч районы җирлекләре башлыклары да бар. Яңа машиналарны Татар Казысы авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин, Чытыавыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International