Питрәчлеләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан өйдән чыкмыйча гына концерт карый алачак

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Инде бүген кич «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә яңа ачылган концертлар залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күптән көтелгән концерт узачак.

Исегезгә төшерәбез, Илһам Шакировка багышланган әлеге концерт мәйданчыгы башкалабыз территориясендә иң эресе булып тора. Күргәзмә үзәгендә мондый уникаль мәдәни тормыш үзәгенең барлыкка килүе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.
Чараны оештыручылар республиканың иң танылган артистлары катнашында әлеге концерт программасын әзерләгәннәр. Сез камера хоры, симфоник оркестр һәм барлык яраткан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын карый аласыз. Чарага театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров чакырылган иде. Ә бу тантаналы чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе ачачак.
Концертта бик күп танылган заманча иҗат коллективлары, артистлар, җырчылар катнашачак. Төрле республика конкурсларында җиңгән төрле яшьтәге балалар да чыгыш ясаячак.
Республика өчен әһәмиятле бу вакыйгада муниципаль берәмлекләрдән делегацияләр, «эшлекле партнерлар» Бөтендөнья татар конгрессы форумында катнашучылар һәм меңгә якын чакырылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Бу хакта элегрәк Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
Питрәчлеләр концерт программасын «ТНВ Планета» каналында карый алачак, ул бүген Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә башлана. Трансляцияне кабатлау 22 декабрьдә булачак. «ТНВ-Татарстан» телеканалында тантананы 21 һәм 22 декабрьдә 15.30 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак. Ә интернетта актив кулланучы булсагыз, трансляцияне «Татар-Информ»сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International