"Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Питрәч районында яшәүче хатын - кыз бүләкләнде

2019 елның 20 декабре, җомга

14 декабрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Болгар радиосы»VII Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды.

Питрәч районы Шәле авылында яшәүче, "Кара әле, күземә" җыры авторы Сафина Наилә диплом белән бүләкләнде. Бу җырны популяр татар җырчысы Ильмира Нәгыймова башкара. Кыска гына вакыт эчендә җыр күп кенә кешеләрнең йөрәкләрен яуларга өлгерде һәм хитка әверелде. Авторны бүләк белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International