Питрәч районы кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерын бүләкләделәр

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Питрәч районының 1 нче санлы Питрәч урта мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Олимпиада призеры бүләкләнде. Искәртеп узабыз, олимпиаданың йомгаклау этабына бөтен республикадан 94 катнашучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды. Шуны да билгеләп үтү мөһим: Питрәч районында теркәлгән укучылар саны елдан-ел уңай динамика күрсәтә. 2019 елда районнан олимпиадада катнашуга 360 укучы теркәлгән, 2018 елда - 204 укучы, 2017 елда - 207 укучы.

Конкурсның барлык этаплары йомгаклары буенча “Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә ирешкән казанышлар өчен” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе - ТР Питрәч муниципаль районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Питрәч урта мәктәбе” МБМУ 11 А сыйныф укучысы Яна Максимова булды. Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән Питрәч муниципаль районының "Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 1 нче номерлы Питрәч урта мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәхмәтуллин Резеда Илсур кызын бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International