"Мондый яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем.»…

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Питрәч районы Көек авылында яшәүче Галина Егоровна Гаврилова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 

Район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән ветеранны әлеге истәлекле вакыйга белән район Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин котлады. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина һәм Богородский авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов Галина Егоровнага сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер теләделәр. Ә юбиляр кунакларга рәхмәт белдерде... Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны бүген балалары, оныклары Һәм оныкчыклары игътибарында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International