Бүген Питрәч районында «Ак Барс Питрәч» ХК АҖ базасында «сөт җитештерүдә уңышка 5 адым» темасына түгәрәк өстәл узды, аның кысаларында сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр сөтнең сыйфатына заманча таләпләр, азык белән тәэмин итүнең критик нокталары һәм нәтиҗәле туклануны контрольдә тоту методлары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шулай ук сөт фермасында җиһазларга комплекслы сервис хезмәте күрсәтү һәм сыер савуның төрле технологияләре темалары күтәрелде.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге ярдәмендә узды. Утырышта 60 тан артык кеше катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Сирень Нигъмәтҗанов, «Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге» генераль директоры Денис Пирогов, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» ҖЧҖ сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, «ДеЛаваль» АҖ компаниясенең сөт тармагы буенча әйдәүче экспертлары, хуҗалыклар һәм районнарның терлекчелек буенча җитәкчеләре һәм белгечләре.
Очрашу түгәрәк өстәл форматында барлык катнашучылар арасында турыдан-туры диалог урнаштыру максаты белән узды.
Денис Пирогов сөт фермасында сакчыл җитештерүне кертү инструментлары турында доклад белән чыгыш ясады һәм Татарстан сөт җитештерүчеләр берлегенең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашу барышында шулай ук Оешманың киләсе ике елга эш программасының төп пунктлары турында фикер алыштылар.