Күптән көтелгән фатирлардан ачкычлар алдылар

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Көек авылының «Яшьлек» торак комплексында тагын ике торак йортның хуҗаларына тантаналы шартларда ачкычлар тапшырдылар.

Тагын 54 гаилә алданган өлешчеләр булудан туктаган һәм үзләренең яңа фатирларына бәхетле булган. Йортлар төзүне төгәлләп, яңа җәлеп ителгән подрядчы – «Бриз» ҖЧҖ, өлешчеләргә ярдәм итү буенча региональ Фонд аша финансланды, вәзгыять район җитәкчелегенең аерым контролендә булды.
Ачкычлар тапшыру тантанасы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев, ТР өлешчеләренә ярдәм фонды директоры Иван Новиков һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин катнашында узды.
Исегезгә төшерәбез, 4 декабрьдә фатирларны намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән кешеләргә  ачкычлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International