Район башлыгы «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Питрәчнең «Шатлык» приютында яшәүче балаларны котларга район башлыгы Илһам Кашапов килде, котлауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин да кушылды.

Кадерле кунакларны приютта тәрбияләнүчеләр зур шатлык белән каршы алды һәм алар өчен бәйрәм номерлары әзерләде. Кемдер шигырьләр укыды, кемдер җыр җырлады. Моннан тыш, балалар кунаклар өчен үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International