Дарья Борисовна Чубаева Кибәч авылында туа, аңа быел 90 яшь тулды.
Күп кенә яшьтәшләре кебек үк, аларның балачагы һәм яшьлекләре дә кырыс сугыш елларында уза.
Кечкенәдән колхозда эшли башлый, өлкәннәргә ярдәм итә. Гомере буе авыл хезмәтенә багышлый ул: башта Кибәч авылында колхозда, кияүгә чыккач Көлкәмәрдә эшли.
Дарья Борисовна, гомере буе колхозда эшли. Алар ире Сергей Иванович белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ул Маргарита исемле кызында Карповкада яши.
Әлеге күркәм юбилей белән Дарья Борисовнаны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Хәйруллина, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов, туганнары һәм дуслары килгән иде.
Район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән юбилярга истәлекле бүләк һәм Мәскәү Кремленнән котлау хаты тапшырды.