Питрәч районында офицер-танкчы Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган "Көрәш" турниры узачак

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2020 елның 4 гыйнварында КСШ спорт залында көрәш буенча якташыбыз офицер Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган бишенче ачык турнир узачак.

Келәмгә 2004-2006, 2007-2009 һәм 2010-2011 елларда туган егетләр чыгачак. Өлкән егетләр дүрт авырлык категориясендә, ә кечкенәләре (2010-2011) ике авырлык категориясендә көч сынашачак.
Ярышлар сәгать 10.00 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International