Теләче районы коллективы Ленино-Кокушкинода спектакль тәкъдим итте

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Театр елы кысаларында Ленино-Кокушкино авылы яшьләр үзәге сәхнәсендә Теләче районы Алан авылы театр коллективы Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча куелган «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен күрсәтте.

Иҗатым белән авылдашларым Гүзәлия Кәримова белән уртаклашырга булдым. Ул Ленино-Кокушкино авылында туып - үскән, хәзер күрше районның Алан авылы клубында эшли.
- Спектакльнең премьерасы ноябрь ахырында ук булды. Аны Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары һәм кызлары Исламия ханым Мәхмүтова карады. Танылган актрисадан фатиха алырга өлгерүебезгә шатбыз, - дип билгеләп үтте спектакльдә төп рольне башкаручы Гаяз Кашапов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International